Узып баручы ел ахырында 100гә якын нурлатлы чаңгы спринтында катнашты.
Ярышлар «Ак Барс» спорт үзәге базасында узды, анда спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә профессионаллар да, һәвәскәрләр дә үз осталыкларын күрсәтте.
Стартка беренче булып гаилә командалары чыкты, аннан соң эстафетаны хатын-кызлар кабул итте, ә ярышларны ир-атлар тәмамлады. Чара башланыр алдыннан нурлатлыларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.
"Бу спорт төренең нурлатлылар арасында популярлашуы куандыра. Спорт белән шөгыльләнегез һәм сәламәт булыгыз", - диде Алмаз Сәлимович.
Шулай ук ярышларда катнашучыларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлады. Ә бәйрәм кәефен район үзешчәннәре бүләк итте.
Җиңүчеләр һәм призерлар бәйрәмне оештыручылардан медальләр, кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алды.