Хөрмәтле нурлатлылар! Якынлашып килүче Яңа ел белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Көтеп алынган һәм барыбыз да яраткан бәйрәмебез-Яңа ел якынлаша. Ул гаилә учагы уты белән тулы, яхшыга өмет һәм ышаныч бүләк итә, һәркайсыбызны узып баручы елга нәтиҗәләр ясарга чакыра. 2020 ел җиңел булмады, әмма без барысын да бергәләп башкарып чыктык һәм яңа 2021 елга иң яхшы өметләр белән керәбез!
Бу бәйрәм алды көннәрендә нурлатлыларга чын күңелдән аларның хезмәтләре өчен, районыбыз иминлеге өчен бергәләп тормышка ашыра алган матур нәтиҗәләребез өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сүз дә юк, һәрберебез яхшы якка үзгәрешләр сизсен өчен безгә әле бик күп эшләр башкарырга кирәк.
Алда безнең күп кенә кызыклы проектлар, планнар һәм социаль программалар көтә, һәм без аларга бары тик уртак эш белән генә ирешә алачакбыз. Безнең көчебездән киләчәгенә чын күңелдән ышанам. !
Хөрмәтле нурлатлылар! Киләсе 2021 ел барлык изге башлангычларны һәм хыялларны үтәсен, иҗади һәм тотрыклы булсын! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм муллык телим! Сезгә уңышлар, яхшы кәеф, зур бәхет һәм игелек телим! Яңа ел котлы булсын!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы