Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре чорында эшне көчәйтә

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк: юлларга өстәмә юл-патруль хезмәткәрләре чыгачак.

Бәйрәм көннәре дәвамында юлларда өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары эшләячәк, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда – сәүдә үзәкләренә, ял итү урыннарына һәм күңел ачу урыннарына илтүче юлларда көчәйтелгән патрульлек оештырылачак.

Шулай ук исерек хәлдә, идарә итү һәм каршы як полосага чыгу хокукы булмаган транспорт чаралары белән идарә итү кебек авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймауга аерым игътибар биреләчәк.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да руль артында исереклек проблемасына битараф калмаска һәм полициягә мондый йөртүчеләр турында үз вакытында хәбәр итәргә яки республиканың муниципаль берәмлекләре телеграм-каналларына мәгълүмат җибәрергә чакыра. 

Шулай ук балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен бозуга юл куймауга да игътибар биреләчәк. Ата-аналар үз балаларына, бигрәк тә Яңа ел каникуллары чорында һәм җиңел автомобильдә12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөртүгә игътибарлырак булырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә һәм 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычларда йөрткәндә эләктереп куя  торган җайланма кулланырга киңәш итә.

Моннан тыш, балалар төркемнәрен йөртүне оештыруны контрольдә тоту да башкарылачак. Машина йөртүчеләр һәм транспорт чаралары закон таләпләренә туры килергә тиеш һәм төнге вакытта (23.00 дән 06.00 гә кадәр) шулай ук юл-метеорологик шартлар начарланганда балаларны йөртүгә юл куймаска киңәш ителә .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International