Тату йортның Кар кызы «Чыршыкай» һәм «Кыңгырау» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм шикәрчеләр микрорайонында яшәүче өлкәннәр өчен яңа ел биюләре буенча мастер-класс үткәрде.
Күңел ачу программасы барлык катнашучыларга да ошады. Кыш бабайның оныгы ролендә Халыклар дуслыгы йорты режиссеры Антонина Артамонова чыгыш ясады.
- Старт бирелде! Барыгызны да 2-10 гыйнварда Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгына бәйрәм чараларына чакырабыз! Күңелле булачак! - дип чакырды кунакларны тату йортның Кар кызы.