Бүген, 27 декабрьдә, коткаручылар көнен 125 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге коллективы билгеләп үтә.
51 хезмәткәрнең 45е - «Коткаручы» квалификациясенә аттестацияләнде. Һөнәри дата алдыннан без 125 нче янгын - коткару часте начальнигы Евгений Попов белән сөйләштек.
"Безнең районда янгын часте 1963 елда төзелгән. Ул вакытта аның коллективы 28 хезмәткәр иде. Кизү торган каравыллар саны аз булуга карамастан, хәзерге кебек, тәүлек буе кизү тора иделәр", - диде Евгений Попов.