Ә бүген биредә Кыш Бабай һәм Кар кызы «Татнефть»ГАҖ профсоюз әгъзаларының балаларын тәбрикли. Нурлат районы территориясендә «Татнефть»структурасына керүче 15 нефть компаниясе үз эшчәнлеген алып бара. «Быел, санитар-эпидемиологик хәл аркасында, яңа ел чарасын саф һавада үткәрергә дигән карар кабул ителде. Балалар өчен аниматорлар, әкият персонажлары белән кызыклы программа һәм бүләкләр дә әзерләдек», – диде «Нурлатнефть» НГДУ профком рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов.