Рәфыйк Миндубаев белән Юрий КазаковСалдакай авылында яшәүче бер хатын-кызны янган йорттан алып чыкканнар, ә Олег Климов һәм Хәким Гатауллин 92 яшьлек күршесенең гомерен саклап калалар.
Җитәкчеләрнең киңәйтелгән йомгаклау планеркасында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин актив гражданлык позициясе һәм экстремаль хәлләрдә кешеләрне коткарган өчен нурлатлыларга Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамоталарын һәм акчалата премияләр тапшырды.