Якташыбыз, популяр җырчы Сиринә Зәйнетдинова "Татарстан Республикасының атказанган артисты"исеменә лаек булды.
Мактаулы исем бирү турындагы таныклыкны аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Чулпан" мәдәни үзәген ачу тантанасында тапшырды.