Анда мәгариф учреждениеләре – мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният, спорт учреждениеләре һ.б. актив катнашты.
Нәтиҗәдә, 1 нче урынны Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең могҗизалы чанасы алды, 2 нче урында-«Буратино» балалар бакчасы, 3 нчедә – Аксумла авыл мәдәният йорты. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.