Нурлатта киңәйтелгән планеркада елга йомгак ясадылар

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Мәдәният сараенда Нурлат муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән планерка булды, анда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру елына йомгак ясадылар, спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышларны билгеләделәр.

Биредә шулай ук халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче предприятиеләр һәм коммуналь хезмәтләр, балаларның ялын  оештыруга, шулай ук Яңа ел каникуллары һәм бәйрәмнәр чорында хокук тәртибен тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Планеркада Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин актив тормыш позициясе, инициативасы өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм нурлатлыларга  бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International