Нурлатлылар мини-фермалар төзү өчен дәүләт ярдәме алдылар

2020 елның 25 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан тагын 6 шәхси ярдәмче хуҗалык сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә 1 млн 400 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.

Алар икесе Фома һәм Биккол авыл җирлекләрендә, Колбай-Мораса һәм Киекле авыл җирлекләрендә берәр. Дәүләт ярдәме суммасы, хуҗалыктагы терлекләрнең баш саныннан чыгып билгеләнә. Биш хуҗалыкка – 200әр, бер хуҗалыкка 400 мең сум акча бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International