Бергәләшеп Илдар Рәҗәпов йорты янында бәйрәм чыршысын куйганнар, территорияне кар фигуралары белән бизәгәннәр, балалар өчен боз тауы ясаганнар.
Участокны төп бизәүчеләр арасында Ринат Фәтхетдинов, Илдар Рахмондиев, Илдар Ярмөхәммәтов һәм Наталья Рахмондиева атап китәргә мөмкин.
Нәтиҗә барлык авыл халкын да сөендерде. Биредә барысы да түземсезлек белән Яңа ел бәйрәмен көтәләр.