«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе ярдәме белән 8 мохтаҗ гаилә техник чаралар белән тәэмин ителгән.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә автоном янгын җайланмаларына мохтаҗ булган гражданнар исемлеге төзелде, ә урнаштыру буенча эш 125 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре ярдәмендә башкарылды. Шул ук вакытта алар аңлату эшләре алып бардылар, датчиклар турында җентекләп сөйләделәр, аларның гамәлдә булу принцибын күрсәттеләр, шулай ук мондый җиһазларны урнаштыру кирәклеген аңлаттылар.