Шул көннәрдә "Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры - 2020" республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Конкурста "Ледок" хоккей буенча спорт мәктәбе тренеры Александр Владимирович Елагин катнашты һәм «Осталык һәм камиллек» номинациясендә беренче урынны алды.
Александр Елагинның балалар белән эшләүдә тәҗрибәсе зурр. «Ледок» спорт мәктәбендә тренер булып ул 2008 елдан бирле эшли.