Район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин Энергетиклар көне белән котлый

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле энергетика тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген, Нурлат муниципаль районы икътисады актив темплар белән үскән вакытта, энергетиклар хезмәте аеруча мөһим. 

Энергетиклар өчен ял көннәре һәм бәйрәмнәр юк. Барлык предприятиеләрнең ышанычлы эшләве, нурлатлыларның тәрәзәләрендә ут, өйләрендә җылылык булу  сезнең эшегезгә бәйле. Хөрмәтле ветераннарыбыз адресына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Лаеклы ялда булып та, производствода эшләүчеләргә, яшьләргә һөнәрләрен үзләштерергә ярдәм итүчеләргә, буыннарның ышанычлы бәйләнешен тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык яңа проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар телим! 

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International