Нурлатта автомобильләргә газ салу компрессор станциясе ачылды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген Нурлатта онлайн-форматта тантаналы рәвештә автомобильләргә газ салу компрессор станциясе ачылды.

Тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром газомотор ягулыгы» генераль директоры Тимур Соин, «Газпром» җәмгыятенең 308 нче департаменты башлыгы урынбасары Андрей Савин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашында узды. Алар тантанага дистанцион рәвештә кушылдылар.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин нурлатлылар исеменнән республика җитәкчелегенә һәм хөкүмәтенә кирәкле объектны төзү мөмкинлеге, шулай ук төзүчеләргә намуслы хезмәтләре һәм объектны вакытында тапшырулары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International