26 декабрьдә нурлатлыларны Кооператив урамында оештырылачак авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар.
Яңа ел алдыннан шәһәрлеләр ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кооперативлар, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар продуктлары сатып ала алачак. Биредә үк нурлатлыларны үзләренең якты чыгышлары белән җирле талантлар сөендерәчәк.