2018 елда шәһәрнең 3нче мәктәбе үзләрендә белем алучы сәләтле балаларны гына түгел, ә район укучыларын да үстерүгә юнәлдерелгән Ачык талантлар университетының Тренинг-классын оештыручылар мәйданчыгы булды.
"Педагоглар, ата – аналар һәм укучылар тырышлыгын берләштерү юлы белән булдырылган һәм тормышка ашырылган проектлар белән идарә итү яхшы нәтиҗәләр бирде", - дип билгеләп үтә мәктәп ңиректоры Мария Монахова.
Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, биредә, нинди мәктәптә белем алуларына карамастан, бөтен район укучылары шөгыльләнә ала.