Мәктәп үсеп килүче буынга патриотик, туган якны өйрәнү, экологик, спорт һәм иҗади тәрбия бирү юнәлешләрендә лидерлык позицияләрен алып тоа. Ул нәтиҗәле белем бирү проектларын, шул исәптән «Шәхеснең уңышлы үсеше мәктәбе – иҗат мәктәбе» авторлык проектларын гамәлгә ашыруның инновацион мәйданчыгы булып тора.
"Без һәр баланың потенциалын үстерү өстендә эшлибез, аның мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудырабыз", – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Мария Александровна.