Бу гасыр эчендә ул үз исемен берничә тапкыр үзгәрткән. Елъязмасын 28нче тимер юл мәктәбе башлаган, аннары 61нче булган. Ә бүген ул үзенең данлы тарихын Нурлат шәһәренең 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе буларак язуын дәвам итә.
Коллективны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга аны тәмамлаучылар, ветераннар һәм, әлбәттә, мөхтәрәм кунаклар килде. Истәлекле очрашуда катнашучыларга район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үзенең изге теләкләрен җиткерде.