Нурлатта кышкы спорт сезоны ачылды

2020 елның 19 декабре, шимбә

Бүген нурлатлылар рәсми рәвештә кышкы спорт сезонын массакүләм чаңгы ярышлары белән ачып җибәрделәр. Ярышларда катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде һәм уңышлар теләде.

Традиция буенча, төрле яшьтәге нурлатлылар стартка бердәм рәвештә чыкты, алар арасында 6-7 яшьлекләр дә, шулай ук сигезенче дистәне алмаштырган спорт ветераннары да бар иде. Катнашучыларга  суык та комачауламады, чөнки яңа спорт үзәге бинасында җылынырга, кайнар чәй эчәргә була иде. Биредә үк теләүчеләр чаңгы да ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International