Бүген Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының, Татарстан Республикасында 2021 елда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы узды.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 9 кешене «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин да бар.
Фото: "Бизнес-онлайн".