18 декабрьдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәм алдыннан район башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә елга йомгак ясау традициягә әверелде. Быел ЗАГС бүлегендә 201 яңа гаилә үзенең никахларын законлы рәвештә теркәгән. Декабрьнең соңгы атнасында тагын 14 пардан гариза кергән. 30 декабрьдә никахларын теркәргә теләүче парлар да бар.