Бүген Казанда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең «2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең нәтиҗәләре һәм 2021 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында» дигән темага видеоконференция режимында уртак коллегиясе узды. Коллегия Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов катнашында узды.
Коллегия эшендә Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин та катнашты.