Нурлат районының җитештерү предприятиеләрендә, оешмаларында коронавирус инфекциясе таралуга аерым игътибар бирелә. Битлек һәм перчаткалар, антисептиклар куллану, социаль дистанция һәм термометрияне үткәрү катгый контрольдә.
Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Руслан Шәмсетдинов Яңа ел бәйрәмнәре, җәмәгать туклануы челтәрендә корпоративлар якынлашу сәбәпле, коронавирус инфекциясе таралган чорда Роспотребнадзорның барлык санитар таләпләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгына басым ясады.