Нурлатлылар Татарстан муниципаль берәмлекләренең XV съездында катнашты

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 17 декабрьдә, Нурлат районы авыл җирлекләре башлыклары онлайн-форматта Татарстан муниципаль берәмлекләренең XV съезды эшендә катнаштылар. Чара республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

 Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов авыл җирлекләре башлыкларының игътибарын Татарстан үсешенең төп приоритетларына юнәлтте, шулай ук иң яхшы муниципаль практикалар конкурсында, авыл территорияләрен үстерү программасында һәм грант проектларында активрак катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International