Нурлат районының ике авыл җирлеге башлыгы ТР Президенты кулыннан машина ачкычлары алдылар

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 17 декабрьдә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә 93 автомобиль һәм җиде 17 микроавтобус ачкычларын тапшырды.

Конкурста җиңүчеләр арасында Нурлат районыннан ике авыл җирлеге башлыгы да  бар.

ТР Президенты кулыннан машина ачкычларын Биләр Озеро авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов һәм Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Равил Фәйзуллин алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International