Гадәти булмаган иҗади бәйгедә барлык теләүчеләр катнаша ала. Яңа ел чаналарын теләсә кайсы техникада, төрле материаллардан ясап, чаналар хәрәкәтенә комачауламыйча, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмый торган өстәмә җайланмалар һәм аксессуарлар өстәп ясарга мөмкин.
Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә,катнашучыларның чаналарны бизәү тематикасына туры килгән костюмнары булуы да хуплана. Конкурста катнашу өчен гаризалар «Грани» мәдәни-ял итү үзәгендә 18 декабрьгә кадәр кабул ителә, ә тулырак мәгълүматны 2-82-48 телефоны буенча белергә мөмкин.
Яңа ел чыршысы парады 25 декабрьдә шәһәрнең үзәк мәйданында шәһәр чыршысын ачу кысаларында узачак, анда ук конкурска йомгак ясалачак.