Алмаз Әхмәтшин Киекле авыл җирлегендә булды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Эш сәфәре барышында район башлыгы гомуми белем бирү учреждениеләрендә, Мәдәният йортында һәм авыл җирлеге башкарма комитетында булды.

Киекле авыл җирлеге составына өч торак пункт керә. Нурлат муниципаль районы башлыгы Киекле авылында җирле "Умырзая" балалар бакчасында булды, узган ел азагында ачылган күп функцияле үзәктә булды.

Бу көннәрдә мәдәният учагында эш кайный, биредә яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек белән мәшгульләр. Фойеда фотозона ясаганнар,  «Оста куллар» түгәрәге берләшмәсе әгъзалары чыршы уенчыклары ясау белән шөгыльләнәләр.

Мәдәният учреждениесе директоры Гүзәлия Нуруллина билгеләп үткәнчә, бәйрәм чаралары барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәреләчәк. Чикләүләр белән бәйле рәвештә, монда чаралар офлайн режимда да, онлайн форматта да үткәрелә. 

Күпфункцияле үзәктә авыл китапханәсе дә урнашкан. Күптән түгел генә бирегә авыл җирлеге башкарма комитеты да күченгән. Алмаз Әхмәтшин биредә булып, эш шартлары белән танышты һәм коллективны «өй туе» белән котлап, яңа җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International