Бүген, 15 декабрьдә, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы бишенче сессиясе узды. Аның эше белән Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр буенча районның финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова чыгыш ясады. Контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова район һәм шәһәр бюджетлары проекты буенча нәтиҗәләр белән таныштырды.
Депутатлар шулай ук Нурлат шәһәрендә 2020 елда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт үткәрүнең барышы һәм 2021 елда планлаштырылган эш турында фикер алыштылар; «2015-2020 елларга Нурлат муниципаль районы мәгариф системасын үстерү» муниципаль программасын тормышка ашыру нәтиҗәләрен, муниципаль берәмлек милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планын карадылар.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.