Быел «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы сигезенче тапкыр булды, һәм ул беренче тапкыр буш залда узды. Тамашачылар «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында, «Болгар радиосы» дулкынында һәм Интернетта турыдан-туры эфирны карый алдылар.