"Ачык ишекләр" көнендә эшкуарларны кабул итү телефон аша алдан язылу буенча башкарылачак.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Нурлат районы территориаль бүлеге хәбәр итә: 2020 елның 17 декабрендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен "Ачык ишекләр" Бөтенроссия бердәм көне узачак.
Территориаль бүлек белгечләре - (884345) 2 05 38, 2-08-83 телефоннары буенча, эш көннәрендә 9дан 16 сәгатькә кадәр әлеге мәсьәлә буенча барлык теләүчеләргә консультация бирәчәкләр.
Кайнар линия телефоны: 8 (800) 555-49-43.