"Пиротехниканы түбәләрдә, балконнарда, лоджияләрдә, шулай ук биналарның фасад өлешләрендә, һәм фатирларда кулланырга ярамый. Бенгаль утларын кабызу, иллюминация өчен шәмнәр куллану тыела", - дип билгеләп үтте күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча районара бүлек өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов.
2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр бөтен республика территориясендә янгынга каршы махсус режим узачак.