Нурлат балалары өчен боздан балкып торган лабиринт төзиләр

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Яңа ел чыршысы куелган Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында лабиринтны боздан җыю процессы бара.

«Балалар лабиринты яктырту белән төзелә, балаларга вакытны үткәрү кызык булсын өчен, аның маршруты бик кызыклы. Боздан тулы бер балалар шәһәрчеге барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Габдрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International