Бүген, 10 декабрьдә, Нурлатта "Тоннель" профилактик операциясе узачак.
Район автоинспекторлары шәһәр юлларында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче йөртүчеләрне ачыклаячак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!