Бүген Нурлатта "Заготпром" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының ит эшкәртү комплексы ачылды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Тиздән Нурлатта казылык әйберләре җитештерү буенча үз производствосы барлыкка киләчәк дигән сүз агымдагы елның май аенда башланды.

Ул чакта бу максатларга «Заготпром» кулланучылар кооперативы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын отты, дәүләт ярдәме 40 млн.сумга якын тәшкил итте. Берничә айдан соң кооператив хезмәткәрләре «Нурлат ягы» дип аталган брендның беренче продукциясен чыгардылар. Ә бүген ит эшкәртү һәм ит продукциясе җитештерү цехын ачу тантанасы булды.

Бүген Нурлатка эш визиты белән килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов белән Шамил Яһудин нурлатлыларның шатлыгын уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International