Түбән Нурлатта "Нур" мәдәният үзәге ачылды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Нурлат шәһәренең Түбән Нурлат микрораонында «Нур» мәдәният үзәге ачылды.

Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

Ул Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында мәдәният учагы белән танышты, микрорайонда яшәүчеләр өчен аның әһәмиятен билгеләп үтте. Шунда ук Алмаз Әхмәтшин подрядчы оешма вәкилләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды, мәдәният үзәгенә оргтехника сатып алу өчен сертификат, ә Марат Әхмәтов гармун бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International