Эш сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә булды.
Аны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Рәис Сөләйманов озатып йөрделәр.
Кунаклар Советлар Союзы Герое Михаил Сергеев исемендәге гимназиядә булдылар. Биредә бүгенге көндә 736 укучы белем ала, шуларның 456сы татар телен туган тел буларак өйрәнә. 8 сыйныфта татар телендә укыту оештырылган.
Кунакларны быел республика программасы кысаларында капиталь ремонтланган "Кояшкай" балалар бакчасында да кунакларны туган телдә сәламләү сүзе белән каршы алдылар. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе районның биш балалар бакчасы өчен татар телен өйрәтү буенча база булып тора.
Марат Готыф улы быел ачылган «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә дә булды, анда яшь буынның иҗади потенциалын үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.