Балалар иҗат үзәге укытучылары үз укучылары өчен мавыктыргыч тренинг һәм мастер-класс үткәрделәр.
1 декабрьдән «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә Игелеклелек атнасы кысаларында һәм толерантлык тәрбияләү һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан педагоглар түгәрәкләргә йөрүче балалар өчен кызыклы чаралар оештырдылар.
Шулай ук учреждение волонтерлары «Игелек бүләк ит» акциясе үткәрделәр, яшь дусларының өендә булдылар һәм бергәләп чыршы өчен уенчыклар әзерләделәр.