Узган атнадан башлап Нурлат районының торак пунктларына Казаннан Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының мобиль флюорография җайланмасы чыга.
Флюорография тикшерүен беренчеләрдән булып яңа тумбалылар узды. Яңа Тумба авылында күчмә флюорография җайланмасы 3 декабрьдә эшләде. Ә бүген көннең беренче яртысында ул Биләр Озеро авылына килде, төштән соң Бикүле авылы халкын кабул итте.