Билгесез Солдат көненә "Легенда" хәрби-патриотик клубы Нурлат фронтовикларының һәлак булуы һәм күмелү урыны турында тагын 600ләп хәбәр әзерләгән.
Алар Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган.
"Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, без бу хәбәрләрне адресатларга шәхсән тапшыра алмыйбыз. Аларны авыл җирлекләренә тапшырырга планлаштырабыз", – ди клуб җитәкчесе Владимир Малыгин.