Коронавирустан өйдә дәваланучы нурлатлылар бушлай дарулар ала башлады

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Өченче атна инде Нурлат район үзәк хастаханәсенең  ковид-бригадасы пациентлар адреслары буенча  даруларны өйләренә илтеп бирә.

"17 ноябрьдән Нурлат  поликлиникасында яңа типтагы коронавирус йогышы диагнозы белән амбулаториядә дәваланучы пациентлар өчен бушлай препаратларны  өйгә илтеп бирү буенча эш башланды", - дип хәбәр итте поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Лилия Субаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International