"Ак Барс" спорт үзәге чаңгы юлы һәм Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт паркы шугалагы бөтен кеше өчен дә ачык.
«Ак Барс» үзәге тренировкалар белән беррәттән саф һавада актив ял итү өчен дә уңайлы. Нурлатлылар өчен биредә 100 пар яңа чаңгы әзерләнгән, аерым шкафлы киенү-чишенү бүлмәләре, санузел, теләүчеләр кайнар чәй белән җылыта ала. Эш графигы да уңайлы: 8.00 дән 21.00 гә кадәр.
Беренче кар белән Г. С.Хөсәенов исемендәге спорт паркы да балалар тавышларына күмелде. Биредә дә тимераякларны прокатка алырга була, әгәр кемнеңдер үзе бар икән, алар бушлай шуа ала. Күп функцияле спорт паркында чаңгычылар өчен дә мөмкинлекләр бар, шулай ук прокат та каралган. Эш графигы да уңайлы, нурлатлылар өчен ул 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ачык.