Кызганычка каршы, легаль булмаган, ялган продукция сату очраклары юк түгел. Территориаль органның әйдәп баручы белгеч-эксперты Алия Гәрәева: «Легаль булмаган алкоголь продукциясен куллану кеше сәламәтлеге өчен куркыныч һәм җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - дип кисәтә.
Легаль булмаган продукция сату һәм алкоголь законнарын бозулар турында мәгълүматны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Нурлат бүлеге «Кайнар линия» телефоны 2-9-45 аша хәбәр итәргә мөмкин. Яки мәгълүматны «Халык контроле» дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырыгыз. Әгәр сезнең мәгълүмат дөрес булса, моның өчен сез әле бүләк тә алачаксыз.