Нурлатлылар республика башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр

2020 елның 5 декабре, шимбә

Бүген "Казан" Агросәнәгать паркында традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.

Салкын булуга карамастан, нурлатлылар сәүдәне иртән - иртүк  башлап җибәрделәр. Традиция буенча, Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киштәләрендә продукциянең киң ассортименты: сөт һәм сөт продукциясе, ит, бал, яшелчә, икмәк, икмәк әйберләре урын алды.

Традицион шимбә ярминкәләре Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International