Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов сайлаулардан соң беренче тапкыр Нурлатка килде

2020 елның 4 декабре, җомга

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов сайлаулардан соң беренче тапкыр эш визиты белән Нурлатка килде.

Беренче чиратта ул нурлатлыларга сайлауларда актив катнашканнары  өчен рәхмәт белдерде.

Нурлатта Олег Морозов «Спорт» паркында булды, анда легендар футболчы Галимҗан Хөсәенов һәйкәленә чәчәкләр салды, «Бердәм Россия» нең җирле бүлекчәсе активы һәм НУАД хезмәт коллективы белән очрашты, партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды, мәктәп укучыларына заманча планшетлар бүләк итте, «Киләчәк»үзәгенең иҗат берләшмәләренә йөрүче балалар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International