Түбән Нурлат микрорайоны халкы үз территориярен матурайту өчен зур көч куя.
Әйтик, җәй көне урамнарыбызны матур чәчәкләр бизәде. Биредә Галия Тямаева, Галия Фәйзуллина һәм Мәйсәрә Әхмәдиевны аерым билгеләп үтәргә мөмкин, аларның чәчәк ата торган бакчалары үтеп баручыларның игътибарын ерактан ук җәлеп итеп торды.
Микрорайонда яшәүчеләр «Нурлат – чәчәк ата торган шәһәр» конкурсына бик теләп кушылдылар, киләсе елда бездә дә урамнар конкурсы оештырырга булдык.