Нурлат шәһәренең күпкатлы йортларының ишегаллары шәһәр мохитына ярашлы булачак

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Билгеле булганча, "Безнең ишегалды" республикасы кысаларында 30дан артык күпкатлы йортларның ишегаллары үзгәрәчәк. Эшләр башланды инде. «Эталон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 11 ишегалды территориясе үзгәреш җилләрен кичерәчәк. 

Совет урамы 119 йорт ишегалды территориясендә эшләр гаражларны алудан башланды. Хәзер биредә  коммуникацион челтәрләр эшләре бара. Алга таба биредә балалар мәйданчыгы булачак. 

Совет ур., 114 һәм 116нчы йортларда карт агачлар киселде. Әзерлек эшләре тулы куәтенә Пушкин урамы, 44,45 һәм 47нче йортларда да бара. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International