Коронавирус белән бәйле махсус режим чорында район үзәк хастаханәсе поликлиникасында кайбер чикләүләр кертелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, планлы амбулатор кабул итүләр туктатылган.Табиблар халыкка консультацияне телефон аша бирә.
Гомуми практика табиблары 2-95-43, 2-95-46 телефоннары аша пациентларга консультация бирә.
2-95-41 телефоны буенча гомуми практика табибян өйгә чакырырга мөмкин.
2-26-60 телефоны буенча педиатр консультациясе һәм аны өйгә чакыру мөмкин.
Диспансер карауда булган һәм йөклелек буенча 2-27-08 телефоны буенча акушер-гинекологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Поликлиника регистратурасы телефоны 2-27-06.
Республика клиник хастаханәсе табибларына да дистанцион консультациягә язылырга мөмкин. Моның өчен Нурлат район үзәк хастаханәсендәге дәвалау табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ОРВИ билгеләре булганда һәм тән температурасы күтәрелгәндә өйдә калыгыз һәм табибны өйгә чакырыгыз.
Медицина учреждениеләренә барганда маска киегез.
Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!