Акциядә катнашып, Нурлат районы урманчылары нурлатлыларны эшләми торган көннәр дип игълан ителгән чорда медицина хезмәткәрләре һәм дәүләт хакимияте органнары күрсәтмәләренә таянырга, өйдән чыгудан һәм табигатькә барудан тыелып торырга, үзләрен, якыннарын – авырулардан, ә табигатьне янгыннардан сакларга кирәклегенә өнди.
Исегезгә төшерик, быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 6 нчы апрельдән, янгынга каршы махсус режим 10 нчы апрельдән башланды. Нурлат урманчылыгы урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, космостан һәм җир өстендә янгын куркынычы булган хәлгә өзлексез рәвештә мониторинг алып баралар.